Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Һөнәребез – кешеләргә ярдәм итү
2013 елның 31 декабре, сишәмбе
27 декабрь – Коткаручылар көне Бу хезмәткә безнең илдә ихтыяҗ бик югары. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары су баскан, янгын чыккан, табигать бәла-казалары булган очракларда, аварияләрдә кешеләргә беренчеләр булып ярдәмгә киләләр һәм, кирәк икән, кичектергесез медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Бу куркусыз белгечләр иң катлаулы шартларда да кеше гомерен коткару өчен көрәшәләр.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Әлки янгын сагы гарнизоны начальнигы Вячеслав Шалдымов белән очраштык һәм аңа берничә сорау бирдек.
– Вячеслав Владимирович, коткаручы дигән һөнәр ияләре бездә әле күптән түгел генә барлыкка килде бугай. Ә бит тормышыбызда хәвеф-хәтәрләр бик еш булып тора. Сезнең коллектив ярдәменә янгыннардан кала тагын нинди очракларда мөрәҗәгать итәләр?
–Әле күптән түгел генә эшчәнлекнең аерым төре булып санала башлаганга күрә коткаручы һөнәре безнең өчен чынлап та яңа. Әмма коткару хезмәте вәкилләре үз вазыйфаларын сыйфатлы итеп башкаруны намус эше дип саныйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яхшы оешкан командаларда эшлиләр, аларга янгын сүндерүчеләр, машина йөртүчеләр, су астында эшләүчеләр, табиблар керә.
Коткаручылар тәүлек әйләнәсе ярдәмгә килергә әзер торалар. Берничә минут эчендә безнең егетләр янгын я авария булган урынга килеп җитеп, тиз арада кешеләрне эвакуацияләүне оештыралар, беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү өчен барысын да эшлиләр.
– Әлкилеләр, коткаручы, дигәч тә, беренче чиратта һәрберебезгә мәгълүм янгын сүндерү часте хезмәткәрләрен күз алдына китерәдер. Коллективыгыз турында берничә сүз әйтеп үтегез әле.
–Район территориясендә коткару чараларын гамәлгә ашыру өчен 105 нче янгын часте һәм Салман белән Юхмачы авылларында ике аерым пост бар. Районда 58 кеше коткаручы исемен йөртә. Бездә шулай ук иң начар юллардан да үтәргә сәләтле ЗИЛ автомобиле базасында 5 автоцистерна бар, һәр цистернага 2300 литр су сыя. Апрель аенда 8000 литр су сыешлы цистерналы "КамАЗ" автомобиле алдык. Хәзерге вакытта янгын частендә ике шундый автомобиль бар, бу хезмәтебезнең нәтиҗәлелеген берничә тапкыр арттырды.
Быел безнең егетләр 28 тапкыр торак йортларда, хуҗалык корылмаларында килеп чыккан янгыннарны сүндерделәр. Коткаручыларны шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре булган җирләргә дә чакыралар – быел алар шундый 18 чакыру буенча барып, 12 кешенең гомерен коткарып калдылар.
Коткаручыларны олы бәлага, авариягә эләгүчеләр генә түгел, авыр хәлгә тарган, әмма проблеманы үзләре генә җайга сала алмаган кешеләр дә чакыра. Әйтик, кемнеңдер ишеге бикләнеп калган, каядыр шук-шаян бала бөтенләй көтелмәгән җирдә кысылып калган... Төрлесе була, әмма без һәрчак ярдәмгә килергә әзербез.
–Коткаручы – бик тә кирәкле, әмма авыр хезмәт. Белгечләр туплау, яшьләрне җәлеп итү ансат түгелдер...
–Һөнәребез кызыклы һәм мавыктыргыч та, билгеле инде, куркыныч та. Кайчак, башкалар гомерен саклап калам дип, коткаручы үзе һәлак була. Шулай да коткаручы булып хезмәт итәргә теләгән яшьләребез дә аз түгел. Бүген безнең һөнәри бәйрәмебез, шул уңайдан барлык хезмәттәшләребезне Коткаручылар көне белән тәбрик итәм. Тормышта барысы да имин һәм тыныч булсын иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз