Беркем дә бүләксез калмады

2014 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән уку алдынгылары, конкурсларда һәм фән олимпиадаларында җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы 200 бала чакырылган иде. Район башлыгы исеменнән аларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлады. Укучылар Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле бәйрәм тамашасын карап хозурландылар. Кыш бабай һәм Кар кызы әкият геройлары белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чыршы бәйрәменең һәр кунагы Яңа ел бүләгенә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International