Инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме

2014 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан 250ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, “җәнлек-җанварлар” белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.
Район башкарма комитеты һәм Хәйруллинның Хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән тәмле Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та балалар өчен әлеге бәйрәмне оештыруга 20 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Сабыйлар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International