Районда Изге Раштуа бәйрәме

2014 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
7 гыйнвар – Изге Раштуа көнендә протоиерей Андрей Зиньков Юхмачыда төзелеп бетеп килүче храмда авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашында бәйрәм службасы үткәрде. Аннан ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм табынына сый-нигъмәтләр тапшырды.
Шул ук көнне Андрей атакай Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютына да килде. Ул сабыйларны Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады, тәм-томнар тулы пакетлар өләште. Бәйрәм көнендә күп балалы гаиләләрдә булып, аларга күчтәнәчләр таратырга да өлгерде протоиерей.
Райондагы Чуаш Борнае, Чуаш Шәпкәсе, Борискино, Түбән Колчурино, Кората, Сихтермә-Хузангай авыллары храмнарында да Раштуа гыйбадәтләре үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International