Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Үсеш өчен яңа мөмкинлекләр
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Билгеле, республикада гамәлдә булачак программаларның барысы да районда чагылыш табыр дип әйтеп булмый, әмма авыл халкының, кайбер категория гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга, социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлауга кагылышлылары төзүчеләребезгә зур күләмле эш башкару мөмкинлеге бирә,–диде ул. Аның әйтүенчә, быел Ташбилге авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк, ә Чуаш Борнае һәм Чиябаш мәктәпләре биналарында урнашкан ФАПларга капиталь ремонт ясалачак. Юхмачыда 200 урынга исәпләнгән күп функцияле комплекс – авыл клубы төзеләчәк. Иске Матак авылында элеккеге совхоз конторасын реконструкцияләп, балалар бакчасына йөрүче балалар өчен өстәмә урыннар булдыру да планлаштырыла. Ә Түбән Әлкидә ветеринария пункты булдырылачак.
Спорт сөючеләр өчен дә сөенечле хәбәре бар икән Ринат Миңнегалиевичның: лимит буенча Юхмачыда, Хузангайда һәм Базарлы Матакта спорт мәйданчыклары кору каралган.
Гражданнарның кайбер категорияләре өчен торак төзү дәвам иттереләчәк: Бөек Ватан сугышы ветераннарына 3 өй салып бирү планга кертелгән. Ятим балаларны фатирлы итү программасы да гамәлдә. Татарстан буенча тораксыз 295 ятим бала булып, алар исемлегенә безнең районнан да 8 кеше кертелгән. Быел аларның ничәсенә өй төзеләсе әлегә төгәл билгеле түгел, республика тарафыннан биреләчәк средстволар белән бәйле бу.
Ә менә яшь гаиләләргә үз өен яисә фатирын булдыруда без район башкарма комитетының торак төзелеше һәм субсидияләр бүлеге начальнигы Гөлгенә Җәббарова белән сөйләштек. Аның сүзләренә караганда, бүген чиратта 230 яшь гаилә булып, алар үзләренә бу мәсьәләдә дәүләт ярдәм итәр дип өметләнә.
–Кызганычка каршы, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына бөтен республика буенча нибары 100 гаилә кертелгән быел,–диде әңгәмәдәшебез.–Мөгаен, безнең районга да әлеге программаны финанслау өчен әлләни зур суммалар бүленмәс.
Шуңа күрә яшьләргә социаль ипотека мөмкинлекләрен кулланырга киңәш итәр идем. Әлегә безнекеләр бу программада катнашмыйлар. Ә бит аның да җайлы, өстенлекле яклары күп. Иң мөһиме – ул яшь гаиләләргә шактый зур ташламалы ипотека кредиты ярдәмендә тораклы булу мөмкинлеге бирә.
Гөлгенә Фәргать кызы социаль ипотекага кагылышлы мондый мәгълүматларны искә төшерде: 2005 елдан бирле гамәлдә булган әлеге программада катнашучы 28,5 елга исәпләнгән, елны 7 процент ставкалы кредитка исәп тота ала. Социаль ипотека дәүләт предприятиеләрендә, әлеге программаны финанслаучы коммерцияле предприятиеләрдә эшләүчеләргә бирелә. Моның өчен аларның торак шартларын яхшыртуга чынлап та мохтаҗ булулары мөһим – өйләрендә яисә фатирларында яшәүче һәр кешегә туры килә торган мәйдан 18 кв. метрдан кимрәк булырга тиеш.
–Социаль ипотека килешүенә кул куйганнан соң булачак фатирны сатып алу өчен мәҗбүри түләүләр кертә башларга кирәк. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ул түләүнең күләме аена 3480 сум 40 тиен тәшкил итә,–дип аңлата Гөлгенә Җәббарова һәм өстәп куя:–исәпкә басканнан соң яшь гаиләдә бала туса (уллыкка бала алсалар), фатир бәясен каплау өчен дәүләт тарафыннан 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелә. Татарстанда бу максатка ана (гаилә) капиталыннан файдалану мөмкинлеге дә бар. Республикабызда социаль ипотека ярдәмендә әйбәт өйле, фатирлы булучылар саны ел саен арта бара. Әлкилеләргә дә шушы программада катнашырга киңәш итәр идем мин.
Ел әле башланды гына. Билгеле, төзелеш тармагына кагылышлы планнар күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелергә, конкретлаштырылырга мөмкин. Әйтик, күп балалы гаиләләр, "Торак" федераль максатчан программа нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларга торак төзү авылларда су, ут кертү кебекләре буенча проектлар төзү, документлаштыру дәвам итә бит. Һәрхәлдә, төзүчеләр алдында зур эшләр тора, һәм алар халкыбызның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз