Мөхтәсибебез Мәүлид бәйрәмендә катнашты

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рәсәй мөфтиләре, бик күп кунаклар катнашты. Әлеге бәйрәм шулай зурлап Россия күләмендә беренче тапкыр үткәрелде. Мәүлид бәйрәме Болгардагы яңа төзелгән Ак мәчеттә булды. Мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән укып тантананы ачып җибәрде. Кунакларны котлау һәм сәламләү сүзе белән Рөстәм Миңнеханов чыкты. Дәүләт  киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар җирендә милли, мәдәни мирасыбызны торгызу юнәлешендә гаять зур эшләр башкарылуын ассызыклады. Россия мөселманнарының Үзәк диния идарәсе башлыгы Тәлгать Таҗетдин Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен үткәрү тантанасында республика җитәкчеләре дә катнашудан бик канәгать булуын әйтте. Тантанада катнашучыларга “Мәүлид китабы” таратылды. Ахырдан намаз укылды. Бәйрәм тәмамлануга урамда фейерверклар ат ылды. Кунаклар Мәүлид бәйрәмен. ел саен шулай зурлап үткәрергә дип килеште. Олы тантанада районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та катнашты. Мәүлид ай буе дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International