“Сез беләсезмә?” дигән викторинада катнашып, малайлар һәм кызлар төрле илләрдә Яңа елны каршылау традицияләре турында белделәр, төрле конкурс һәм уеннарда көч сынаштылар.
Үзәктә шулай ук балалар арасында шашка турниры, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чара үткәрелде. Ә “Колос” кинотеатрында балалар мультфильмнар карадылар, соңыннан алар турында фикер алыштылар.