“Кереп батты ап-ак карга машинам”…

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Көненә берничә тапкыр безнең редакциягә дә шул турыда шылтыратып зарланучылар табыла. Район үзәгендәге Хәмзә Сафиуллин урамыннан: “Коткарыгыз, карга бөтенләй баттык бит! Урамыбыздан үтеп булмый, янгын-мазар чыкса, нишләрбез. Балалы, әби- бабайлы гаиләләр бар, авырып китсәләр, “Ашыгыч ярдәм”не көтеп җиткерә алмаячаклар”,–дип хәбәр иттеләр.

Дүшәмбе иртәсе дә шундыйрак чылтыратудан башланды.

–Дуслык  урамын кар күмде, юл юк. Авыл җирлегенә шылтыратып карыйбыз, телефонны алмыйлар. Сез тырышып карагыз әле,–диде бер хатын-кыз. Ә аңарчы чаңгы спортын яратучы берәү шелтәләп тә алды үзебезне.

–“Яшь имәннәр” лагерына чаңгы шуарга чакырып язгансыз. Ике машинага төялеп, дуслар, туганнар белән чыгып киткән идек, юлдагы кар көртләренә чумдык, барып җитә алмадык. Нишләп алдалап язып ятасыз?–дип кырыс тавышлы ир-ат оялтып алды хезмәткәребезне.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белән элемтәгә кердек. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья  Волкова болай дип аңлатты.

–Район үзәгендә 67 урам бар. Билгеле, аларны кардан даими чистартып тору ансат түгел. Хәзерге вакытта бу эшне 5 трактор башкара. Кар бит туктамыйча яуды, әле ике генә көн тынып тора. Шул арада барлык урамнарны чистартып өлгерергә тиешбез. Әмма кабатлап әйтәм: урамнарны чистартуга зур игътибар бирәбез.

Инде башка авылларга килсәк, төрле җирдә хәлләр төрлечә. Урта Әлкидән: “Юлларыбыз бик әйбәт, урамнарны чистарту яхшы оештырылган”,– дисәләр, Югары Колчурино, Төгәлбәй, Каракүл һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләр бу эшне тиешенчә оештырылмавына зарландылар. “Яңа елдан соң бер тапкыр карны төрттергән иделәр дә, хәзер трактор ватылган, юл-сукмакларны авыл халкы үзе сала, диделәр Югары Колчуринода яшәүчеләр.

…Ап-ак йомшак кар матур. Әмма юлларны үтеп йөри алмаслыкка әйләндерсә, аңа сокланасы килми инде. Авыл җирлекләре советларында да аңлыйлар, билгеле инде, моны. Урам-юлларны чиста тотуга җаваплырак карасалар, тагын да әйбәт булыр иде, билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International