Район байрагы космоста булды

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, бу датага чаклы берничә залда экспозицияләр яңартылачак, Татарстан Милли-музее, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеге һәм, әлбәттә, әлкилеләр ярдәме белән гаиләләр шәҗәрәләренә, Базарлы Матак тарихына багышланган экспозицияләр ясала, район территориясендәге курганнар һәм шәһәрлекләр турында мәгълүмат туплана. Директор районның иң кызыклы урыннары аша туристлык маршруты төзеләсен хәбәр итте.

Үткән елда музейда 5 меңләп кеше булган. Быел бу сан тагын да артыр дип көтелә. Әлки районы байрагы Америка космик ракетасында галәмдә булып кайтты, аны апрельдә музейга куячаклар. Бу да музейга килүчеләр санын арттырыр, билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International