Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Штрафны вакытында түләмәсәң, соңыннан икеләтә түләрсең
2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Өстәвенә, ул сумма бер мең сумнан да кимрәк була алмый. Штрафын вакытында түләмәүче 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алынырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә дә мөмкин.
Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Гөлнара Галимовадан:
–Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле административ эшләр судта еш караламы?–дип сорыйм.
–Узган ел безнең судта шундый 70 эш тикшерелде. Канун бозучыларның
68 е штрафка тартылды, икесе кулга алынды,–ди җәмәгать судьясы.
Кызганыч, руль артында кагыйдә бозып йөрүчеләр кимеми. Моның аяныч нәтиҗәләре күз алдында: юлларда булган аварияләр, анда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнүе, һәлак булуы хакындагы тетрәндергеч хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде дә соң.
Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү дә бит закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәү хакында исендә тотарга тиеш бит инде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы – руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Узган елның 1 сентябреннән законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер “права”ларыннан колак кагып кына калмыйлар, 30 мең сум штраф та түлиләр. 2013 елның сентябрь-декабрь айларында 25 райондашыбыз әнә шундый җәзага дучар булган.
Эчкән килеш рульгә утыру кабатланган очракта 50 мең сум штраф салына. Өч елга “права”сыз калуың да мөмкин.
–Гөлнара Рафиковна, спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган шоферлар үзләренең бу адымнарын нәрсә белән аңлаталар?
–Төрле җаваплар ишетергә туры килә. Берәүләре, бәлки әле инспекторларга эләкмәм, дип өметләнгән, кемдер дустының кая да булса барып килергә соравын сәбәп итә, бик тә кирәк иде, ди. Берни хәтерләмим диючеләр дә бар. Гомумән, кайбер автомобиль йөртүчеләрнең законга шулкадәр җиңел каравына исең китә. Араларында үз гаебен танучылар да, үзен гаепле дип санамаучылар да бар.
Бериш закон бозучылар, мин бөтенләй эчмим, кичә генә азрак кулланган идем, дип акланырга тырышалар икән. Әмма кан составында алкоголь 0,16 промильдән югары булса, руль артына утыручы алкогольле эчемлек кулланган дип санала.
Әле шушы көннәрдә генә җәмәгать судында шундый бер эш каралган. Яшь кенә ир-ат машинасында төн уртасында исерек килеш ЮХИДИ инспекторлары кулына эләккән. Медицина тикшерүе ирнең алкогольле эчемлекләр кулланганын раслый. Аның кәеф-сафа корып дусларыннан кайтып килүе булган икән. Исерткеч эчкәч, кунактан нигә җәяү генә кайтмаска? Судта ул гаебен өлешчә генә таныган. Әмма җәзасын тулысынча алган, билгеле. Суд аны ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Өстәвенә, 30 мең штраф та түләргә туры киләчәк. Бер кич кәефләнеп машинада йөрү әнә шундый бәягә төшә.
Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң. Исерек шофер иртәме-соңмы төзәтеп булмаслык фаҗига, кайгы-хәсрәт китереп чыгара. Чәркәгә үрелгәнче шул турыда уйланыйк, автомобильчеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз