Безнең Резидә конкурста җиңүче булды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Районыбызда “Ел хатын-кызы” конкурсында җиңгән асыл затларыбыз Лениногорскта үтәсе зона бәйгесенә юллама алганнар иде. Безнең хатын-кызлар анда да уңышлы чыгыш ясадылар. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина “Язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә җиңү яулады. Ул “Ел хатын-кызы” республика конкурсында катнашу хокукына ия булды. Әхмәт мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова, шул ук авылның мәдәният йорты директоры Гөлнара Шәйхетдинова, Түбән Әлки мәктәбе директоры урынбасары Айзирәк Мисалова төрле номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International