Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Исерекләргә юлда урын юк "Әлки хәбәрләре" корреспонденты ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдта булды
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бу юлы без ЮХИДИ инспекторлары белән кичке якта рейдка чыктык. Районның көньягында урнашкан авылларга юл тотканда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафиннан гыйнвар аенда район юлларында вәзгыятьнең нинди булуы белән кызыксындык.
–Ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 220 кешегә карата административ беркетмәләр төзелде, – ди районның баш "гаишнигы". –Кырыс җәзага тартыласыларын белә торып та кайбер йөртүчеләр руль артына салмыш хәлдә утырудан тайчанмыйлар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренең иң еш кабатлана торганнары тизлекне арттыру, хәвефсезлек каешын эләктермәү, танылмый торган номерлы машина белән идарә итү икән. Административ штрафларны вакытында түләмәүчеләр дә күп.
Түбән Әлки авылына кергәндә тәмам караңгы төшкән иде инде. ЮХИДИ инспекторы каршыга килүче җиңел автомобильне туктатты. Шоферны алкотестер белән тикшергәч, ирнең исерткечне шактый ук кулланганы мәгълүм булды. Дуслары өеннән кәеф-сафа корып кайтып килүе икән.
–Нигә җәяү генә кайтмадым?! –дип үзен күпме генә сүксә дә, соң иде инде. Административ беркетмә төзелде, тиешле урыннарга имза салынды. 15-20 минут элек кенә күтәренке кәеф белән машинада җилдерүче яңа танышыбыз башын иеп җәяү генә өенә юнәлде.
–Бу ирне хәзер нәрсә көтә?–дип сорыйм инспектордан.
–Җәмәгать судьясы тарафыннан аның эше бер ай эчендә каралачак. Ел ярым-ике елга "права"сыз калудан тыш, 30 мең сум штраф та салына. Моның өстенә, машинасын штрафстоянкада тоткан өчен сәгатенә 61 сум, тәүлеккә 1464 сум түләргә тиеш булачак ("түләүле" вакыт инспекторлар тоткарлаган сәгатьтән үк башлана).
–Йөртүче алкотестер күрсәткечләре белән килешмәсә?
–Мондый очракта аны хастаханәгә алып барабыз. Биредә табиб машина йөртүченең исерткеч куллану-кулланмавын кабат тикшерә.
…Кичке рейдыбызда башка исерек шоферлар очрамады. Зәһәр суык аз гына вакыт эчендә дә битләрне "чеметеп", аякларны өшетте, билгеле. Салкын булгангамы, юлда машиналар гадәттәгедән азрак иде. Инспекторлар туктаткан һәр шоферны төнгә һаваның тагын да суытасы хакында искәрттеләр, ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш иттеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз