Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин: "Түрәләрнең керем һәм чыгымнары халыктан яшерен түгел"
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
–Фердинат Мидхәтович, мәгълүм булганча, район башлыгы каршында коррупциягә каршы тору комиссиясе төзелгән иде. Ул нинди юнәлешләрдә эш алып бара?
–Комиссиянең төп бурычы – районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карау. Утырышларда коррупциягә каршы чаралар эшләнә, әлеге юнәлештә карарлар кабул итү өчен район башлыгына тәкъдимнәр әзерләнә. Комиссия ай саен җыела, анда төрле учреждениеләр җитәкчеләре тыңлана. Билгеле, беренче чиратта коррупция белән бәйле хокук бозулар кылу ихтималы булган тармакларның эшен тикшерәбез. Былтыр, әйтик, утырышларда сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре эше, төрле дәүләт программалары буенча халыкны торак белән тәэмин итүнең, җир участоклары бирүнең ни дәрәҗәдә законлы башкарылуы тикшерелде. Узган ел комиссиянең 8 утырышы үткәрелде, анда 23 мәсьәлә каралды. Утырышлар йомгаклары буенча беркетмәләр төзелеп, алар Әлки муниципаль районының рәсми сайтында "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә урнаштырыла.
–Коррупциягә каршы тору комиссиясе бүтән структуралар белән ни дәрәҗәдә тыгыз хезмәттәшлек итә?
–Әлеге комиссия составына хокук саклау органнары, район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре керә. Комиссия әгъзалары арасында җәмәгать оешмалары, матбугат вәкилләре дә бар. Моннан тыш, комиссия утырышларына авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә чакырыла.
Коррупциягә каршы торуда халыкның активлыгын арттыру максатында "Кайнар линия" телефоннары булдырылды. Районда яшәүче теләсә кайсы кеше үзе белгән, күргән яисә ишеткән ришвәтчелек, коррупция очраклары, чиновникларның эш урыннарыннан начар ният белән файдалану фактлары хакында 2-01-02 (полиция), 2-07-39 (прокуратура), 2-12-25 (муниципаль район советы) номерларына шылтыратып хәбәр итә ала. Шулай ук кешеләрнең хатлары, мөрәҗәгатьләре, шикаятьләре өчен берничә урында "ышаныч әрҗәләре" куелды.
–Чиновниклар эшчәнлегенең үтә күренмәлелеге тәэмин ителәме?
–Районның рәсми сайтында дәүләт хезмәткәрләренең исем-фамилияләре, электрон почта адреслары, эш урыннарының почта адресы, телефон номерлары һәм фоторәсемнәре урнаштырылган. Һәр елны 30 апрельгә кадәр муниципаль хезмәткәрләр үзләренең, хатыннарының (ирләренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек белән бәйле бурычлары турында мәгълүматлар бирәләр. Әлеге мәгълүматлар районның рәсми сайтында урнаштырыла. Шунда ук район бюджетының үтәлеше хакындагы мәгълүматлар да куела.
–Районда муниципаль хезмәткәрләрнең үз-үзен тотуына һәм интереслар каршылыкларын җайга салуга таләпләрне үтәү буенча да комиссия төзелгән иде. Ул эшчәнлек алып барамы?
–Әлеге комиссия 2010 елда төзелде. Аның составына район советы һәм башкарма комитеты, район учреждениеләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре керә. Комиссия утырышлары квартал саен үткәрелә. 2013 елда биш утырыш булды. Комиссия утырышлары йомгаклары буенча ике муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
–Муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегендә коррупция күренешләренә юл куймас өчен нинди профилактика чаралары үткәрелә?
–Җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәткә кабул ителүчеләр норматив актлар белән таныштырыла, алар белән тиешле таләпләрне, чикләү һәм тыюларны үтәү хакында әңгәмәләр алып барыла. Шулай ук керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Муниципаль хезмәткәрләр белән киңәшмәләр, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла, методик материаллар таратыла. Алар судта каралган коррупция юнәлешендәге җинаять эшләре белән дә таныштырыла. Шуны әйтергә кирәк, 2013 елда муниципаль хезмәткәрләр коррупция белән бәйле җинаять җаваплылыгына тартылмады.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз