Райондашларыбыз пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Газинур 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Илһам Габидуллин 82,5 килограмм авырлыкта икенче булды. “Алинә” спорт залында тренерлар булып эшләүче бу егетләрнең икесенә дә спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде.



Егетләр һәм кызлар арасында пауэрлифтинг буенча республика беренчелегендә дә безнекеләр әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышларда районыбыз данын Радик Миндубаев һәм Гөлнур Зыядинова якладылар. Гөлнур үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Радик өченче урынга ия булды. Аларны ярышларга тренер Касыйм Зыятдинов әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International