Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Карга авылы халкы өчен узган ел шактый яңарыш һәм үзгәрешләре белән хәтердә калыр
2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Әлеге җыелыш былтыр капиталь ремонт үткәрелгән клубта узды. Урамда әче салкын, ә клуб эчендә җылы, рәхәт. Шактый тузган хәлдәге бу бинаның ишегендә 8-9 ел буе йозак эленеп торды. Авыл уртасында күз көеге булып, белмим, тагы күпме утырган булыр иде әле. Ремонт эшләрен шул авыл егете, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев үз җаваплылыгына ала.
Үткән ел азагында республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Карга күп функцияле үзәге тантаналы төстә ачылды. Бинада, клубтан тыш, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, китапханә, авыл җирлеге советы урнашкан. Кыскасы, халык өчен кирәкле, гел йомышы төшеп торган барлык хезмәтләр бер урында хәзер.
Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевның хисап докладында узган ел башкарылган тагын бик күп эшләр саналды. Әлеге бина белән янәшәдә генә ял паркы ясалган. Анысы Рөстәм Вәлиев тырышлыгы белән эшләнгән. Паркка Рөстәмнең бабасы истәлегенә "Хәмәтвәли" исеме бирелгән. Альберт Вәлиев ярдәме белән Карганың зираты тирәсе дә өр-яңадан тотып алынган. Зират капкасы исә тагын бер якташлары – Рәинә Гафиятуллина булышлыгы белән эшләнә.
Карга халкының яраткан ял итү урыны – Дубрау күлен узган ел ноябрь аенда "Алексеевскдорстрой" егетләре чистартуга керешәләр. Тарихы еракларга киткән әлеге күл дүрт метрга чаклы тирәнәйтеп чистартыла, еллар буе тынып торган чишмәләре ачыла. Хәзер тирә-юнен төзекләндерү эшләре бара.
Бер авылның бер елда башкарылган эшләре бу. Ә Карга халкы елдан-ел яшәрә бара. 13 яшь гаилә дәүләт программасы ярдәмендә йортлар җиткереп кергән. Газинур Фәттахов, Равил Галиуллин гаиләләре яңа өйләргә көзеннән нигез салып калдырганнар. Илнар Саматовларның өй стеналары әзер.
2012 елда Каргада 13 бала туган булса, былтыр 9 нарасый дөньяга аваз салган. Авыл халкы бер елда 20 кешегә арткан. Бүген биредә 447 кеше яши.
Монда барлык халыкның 28 процентын гына пенсионерлар тәшкил итә. Бу әйбәт күрсәткеч, димәк, яшьләр күп. Ә бит күпчелек авылларда халыкның яртысы, хәтта аннан да күбрәге пенсия яшендәгеләргә туры килә.
Каргада халык эш белән мәшгуль. Әйтик, 68 кеше "Кызыл Шәрык" җәмгыятендә хезмәт куя. Авылның уңган механизаторлары район данын күтәрә. Алексеевск юл төзү пердприятиесенең район филиалында 15 кеше эшли.
Мал-туарны да биредә күпләп асрыйлар. 145 хуҗалыкка 300 башка якын мөгезле эре терлек, 55 ат туры килә. Ел дәвамында халык 316 тонна сөт сатып, 4 миллион 248 мең сум акча эшли алган. Бер сыерга исәпләгәндә керем 34 мең 537 сум тәшкил итә. Бу районда иң зур күрсәткеч.
Сүз дә юк, биредә халык бик хәлле яши. Каргалыларда 85 җиңел автомобиль, 15 йөк машинасы һәм төрле маркадагы 16 трактор бар.
Авылда тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, клуб, почта эшләп тора. Соңгы вакытта мәдәният тормышы тагын да җанланган. Концертлар, төрле чаралар еш уза. Ә инде "Каргауыл" китабы чыгуны авылның бар халкы зур бәйрәм буларак билгеләп үтте.
Авыл урамнарын яктырту эшен дә каргалылар районда беренчеләрдән башкарып чыктылар. Инде хәзер тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә Карга урамнары балкып тора.
Гомумән, Карга халкы бик бердәм. Аның читтә яшәүчеләре дә авыллары өчен үлеп тора шул.
Җыелышта муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да авыл җирлегендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Ул авыл клубына тавыш көчәйткеч аппаратлар бүләк ителәчәген әйтте.
Авыл җирлеге советы депутаты Әнвәр Вәлиев халыкка тәкъдим белән чыкты:
–Карга, тау итәгенә урнашкандай, олы юлдан бик матур булып күренә. Урамнарыбызга агачлар утыртып, авылны яшеллеккә күмәсе иде,–диде ул. Бу тәкъдимне каргалылар хуплап каршы алды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз