Реактивлар, пробиркалар да җитәрлек бездә, ди Иске Матак урта мәктәбе директоры

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Белем бирү сыйфатын үстерүнең матди-техник базаның  нинди хәлдә булуында икәнлеген биредә яхшы аңлыйлар. Мәктәпкә 15 миллион 200 мең сумлык ремонт ясаганнар. Кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетларын аерым җиһазлаганнар. Кызлар тегүче һөнәре нигезләрен аеруча теләп үзләштерәләр. Физика кабинеты өчен җиһазларны Казан университетыннан алып кайтканнар. Химия кабинеты да тиешле дәрәҗәдә җиһазланган – дәрестә укучылар лаборатор эшләрне зур кызыксыну белән башкаралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International