Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Без ничә, без нинди, ничек яшибез. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина белән әңгәмә
2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Кызлар күбрәк туган
Узган елда районыбызда 184 гаилә бала туу шатлыгын кичергән. Тик менә бәләкәчләр саны кими бара шул: 2012 елга караганда былтыр туучылар 20 гә азрак. Алдагы еллардан аермалы буларак, кызлар күбрәк дөньяга килгән (97 кыз, 87 малай). 31 бала никахсыз гаиләдә туган.
Авыл җирлекләре буенча карасак, хәлләр болайрак: иң күп бала (10 ар) былтыр Юхмачы, Чуаш Борнае, Иске Хурада җирлекләрендә дөньяга килгән. Карга, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе авыл җирлекләре халкы яңа туган бәбиләр хисабына 9ар кешегә арткан. Ә менә Кошки, Түбән Кәчи, Салман, Иске Чаллы җирлекләрендә ел буена нибары берәр бала дөньяга килгән.
Сабыйларга иң күп бирелүче исемнәр: Динә, Алинә, Ясминә, Камилә, Самира, Полина, Ангелина, Кәрим, Тимур, Камил, Нияз, Радмир, Матвей, Савелий, Никита.
Былтыр баланың әтисе булуны тану турында 25 акт теркәлгән. Дүрт бала уллыкка алынган. 14 кеше исемен (фамилиясен) алыштырган.
Ике никахка бер аерылышу туры килә
Никахлашу – кеше тормышындагы иң бәхетле вакыйгаларның берсе. Узган ел бездә 115 пар өйләнешкән. Яңа төзелгән гаиләләр саны 2012 елга караганда 8 гә күбрәк. Әмма аерылышулар да арткан. Алдагы елда 47 гаилә таркалган булса, былтыр җимерелгән нихаклар саны 60 ка җиткән. Өйләнешкән һәр ике гаиләнең берсе аерылыша дигән сүз бит бу.
Узган ел 28 милләтара никах теркәлгән. Ир һәм хатыннарның 87 се – беренче, 28 е икенче мәртәбә никахка кергән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина әйтүенчә, соңгы елларда өйләнешүчеләрнең яше арта төшкән. Яшьләр бик иртә никахлашырга ашыкмыйлар, күбесе гаилә корганчы төпле белем һәм профессия алырга, эшкә урнашырга, үз куышын булдырырга омтыла бугай. Ә менә аерылышуларның күпчелеге 25-39 яшьләргә туры килә.
–Никахлашуның беренче ун елында аерылышулар аеруча күп,–ди Розалия ханым. –Бәхетле гаиләләр бер-беренә охшаш, ә бәхетсезләр һәркайсы үзенчә бәхетсез, диләр бит. Төрлесе бар инде. Былтыр менә утыз елдан артык бергә яшәгән ир белән хатын никахларын өзделәр. Үзара ризалык белән, тыныч кына аерылышып киттеләр. Арабызда хисләр суынды, безне берни дә бәйләми хәзер, диделәр.
Узган елның иң кыска никахы исә биш айга гына сузылган. Мартта язылышканнар иде, августта инде аерылышырга килде бу пар, ди ЗАГС җитәкчесе.
Ун пар ир белән хатынның уртак теләге белән ЗАГС бүлегендә ук аерылышкан. Балигъ түгел балалары, мал-мөлкәтне бүлү буенча дәгъвалары булмаган гаиләләр араларын судсыз да өзә ала. Ә калган 50 никахны суд карары буенча юкка чыгарганнар.
Аерылышуларның төп сәбәпләре – эчүчелек, ир-атның эшләмәве, гаиләсен матди яктан тәэмин итмәве, хыянәт. Өйләнешүчеләрнең бер-берсен аңларга, бер-беренә юл куярга теләмәве, кичерә белү, сабырлык, түземлелек ише сыйфатларның җитенкерәмәве дә еш кына гаиләнең таркалуына китереп җиткерә.
Гаиләнең җимерелүе ир белән хатынга гына түгел, бөтен җәмгыять өчен зур проблема. Ә иң зур зыян күрүчеләр балалардыр, мөгаен. Аерылышкан гаиләләрдә балигъ булмаган 51 бала үсә бит…
Үткән ел иң өлкән кияү 73 яшьтә, иң өлкән кәләш 70 яшьтә булган. Кияүләрнең иң яше – 19 да, кәләшләрнең иң яше – 16 да (алар дүртәү).
Гомерләр бирелә бер генә
Ни аяныч, алдагы еллардагы кебек үк, былтыр да үлем-җитемнәр туучыларга караганда күбрәк булды. ЗАГС бүлегендә 330 үлем очрагы теркәлгән. Бу районыбыз өчен иң зур югалту. Үлүчеләрнең 167 се – ир-атлар, 163 е – хатын-кызлар. Күпләрнең гомер уртасында, хезмәткә сәләтле яшьтә (ирләр өчен 18-60 яшь, хатын-кызлар өчен 18-55 яшь) дөньядан китүе бигрәк тә үкенечле. Узган ел шундый яшьтәге 62 ир-атның һәм 7 хатын-кызның гомерләре өзелгән.
Районда ир-атларның уртача гомер озынлыгы 61 яшь, хатын-кызларныкы – 68 яшь
Борискино, Түбән Әлки, Иске Алпар, Салман авыл җирлекләрендә үлем-җитемнәр алдагы елларга караганда да арта төшкән.
Үлемнәрнең төп сәбәпләре – йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шеш авырулары, картлык. Шулай ук бәрелү-имгәнүләр, спиртлы эчемлекләрне чамасыз күп куллану гомер өзелүгә китерүче сәбәпләр булып кала. Кешеләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да байтак.
Үткән ел башында районыбызда 19 мең 920 кеше исәпләнгән. Ел дәвамында районнан 306 кеше киткән, 472 кеше килеп урнашкан. Нәтиҗәдә район халкының саны берникадәр арткан да. Бүген без, әлкилеләр – 19мең 940 кеше.
Безнең узган елгы яшәешебез нәтиҗәләре әнә шундый. Уйларга-исәпләргә урын бар. Гомер кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Аны мәгънәле, матур, үкенмәслек итеп яшәү үзебездән дә тора. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклап яши белсәк иде.
Узган ел иң өлкән әти 59 яшьтә, иң яшь әти 20 дә булган. Иң өлкән әнигә – 41, иң яшь әнигә 17 яшь.
Үткән ел иң өлкән кияү 73 яшьтә, иң өлкән кәләш 70 яшьтә булган. Кияүләрнең иң яше – 19 да, кәләшләрнең иң яше – 16 да (алар дүртәү).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз