Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә сукбай этләрне аулау оештырыла

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Урамда өер-өер йөрүче этләрнең кешеләргә зыян салу очраклары байтак. Күпләр авыл җитәкчеләренә сукбай этләргә карата берәр чара күрүне сорап мөрәҗәгать итә. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты урамдагы хуҗасыз этләрне аулауны оештырырга җыена. Бу, билгеле, кешеләрнең хәвефсезлеге өчен эшләнә. Маэмай асрыйсыз икән, аны бәйдә тотыгыз. Иреккә чыгарып җибәрелгән этнең бүтәннәргә куркыныч тудыруын онытмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International