Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен басканнар

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Ике ишектәге өч элмә йозакны ватып,  аракы, азык-төлек, көнкүреш товарлары, хәтта парфюмерия әйберләре дә алып чыкканнар алар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бүлеге һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар бик тиз табылган. Алар, беркайда да эшләмәүче, шуның өстенә эчәргә дә яратучы М. һәм Ш., урланган "байлык"ларының бер өлешен инде ашап-эчеп тә өлгергәннәр. Әмма товарның күпчелеге эшмәкәргә кире кайтарылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International