Безнең укытучылар зона ярышларында беренче

2014 елның 8 феврале, шимбә
Педагогик хезмәткәрләрнең республика спартакиадасының зона ярышларында алар I урынны яуладылар! Унике уенчыдан торган команданы физкультура укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе, Иске Матак мәктәбе укытучысы Михаил Леонтьев әзерләгән. Хәзер укытучылар 21 февральдә Балтачта узачак ярышларга әзерлек белән мәшгуль. Анда инде аларга спортның 6 төрендә үзләрен күрсәтергә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International