Тамашачы кинозалларны чит итмәсен

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Әлеге киңәшмә бездә – Базарлы Матакта үтте. Анда кинематография һәм кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр, 28 районның киноучреждение вәкилләре каинашты. Мондый мәртәбәле чараның бездә үткәрелүен район кино учреждениесенең соңгы елларда актив эшли башлавын бәяләү дип аңларга кирәк.

Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы мөдире Светлана Юнусова, «Татаркино» директоры Владимир Батраков һәм аның урынбасары Рәис Садриев, кинорежиссер Николай Морозов, Татарстан кинемотографистлары берлеге рәисе якташыбыз Илдар Матуров һәм башкалар бар иде.

Киңәшмәдә сүз башлыча тамашачыны кинотеатрларга кайтару турында барды. Сер түгел, халык телевизордан аерылмый хәзер, кинофильм карау өчен генә җылы өеннән чыгып китәсе килми. Тамашачыны җәлеп итү өчен кызыклы кинофильмнар, уңайлы матур заллар, югары сыйфатлы кино күрсәтү җайланмалары һәм башка бик күп кызыксындыру чаралары кирәк, дигән фикерне чыгыш ясаучыларның һәрберсе әйтте. Бу юнәлештә уңышлы эшләүче районнар тәҗрибәсе мисал итеп китерелде.


Мондый отчет киңәшмәләрдә ел буе яхшы эшләүчеләрне бүләкләми калмыйлар. Бу юлы да шулай булды. Мактау грамоталары белән безнең район киноучреждениесе дә, аның җитәкчесе Фәргать Гайсин да бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International