Егерменең берсен кулга алганнар

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Мондый административ штраф аңа тарту турындагы карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре кисәтә: штрафны вакытында түләмәгән өчен аның суммасыннан икеләтә зуррак штраф (1000 сумнан ким түгел) салына яисә гаепле кешене 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга, я 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартырга мөмкиннәр. Штрафларны вакытында түләмәгән 20 кешенең 19 ына икеләтелгән күләмдә штраф өстәлгән, ә берсен 5 тәүлеккә кулга алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International