Балаларга Бөек Ватан сугышы турында фильм күрсәттеләр

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Әлеге чараны социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ленинград камалышын өзү (1944 елның 27 гыйнвары) һәм Сталинград бәрелешендә фашист гаскәрләрен тар-мар итү (1943 елның 2 феврале) көннәре уңаеннан оештырды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар белән башта Ленинград камалышы, Сталинград сугышы турында әңгәмә үткәрелде. Әлеге хәлиткеч бәрелешләрдә байтак райондашларыбыз да кан койган. Сталинградны азат итү өчен барган бәрелешләрдә шофер булып катнашкан ветераннарыбыз Владимир Романов (Юхмачы авылы) һәм Вәлимөхәммәт Сәгыйров (Югары Әлморза) узган ел вафат булдылар. Кичәдә катнашучылар аларны ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алды. Ю.Герман повесте буенча эшләнгән “Садись рядом, Мишка!” фильмын да балалар зур игътибар белән карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International