Абруйлы премияләр белән бүләкләнделәр

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен булдырылган 30 мең сум күләмендәге әлеге федераль премия теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән егет-кызларга бирелә. Антон Леонтьевның спорттагы казанышлары райондашларга яхшы мәгълүм. Былтыр ул физкультура олимпиадасының региональ этабында җиңү яулаган иде. Ә аннан соң Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Ә Диана Нигъмәтуллина узган уку елында  мәдәни  конкурсларда җиңеп чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International