“Кызыл Шәрык-Агро” отрядларына яңа уңыш өчен ашлама кайта башлады

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
“Үзәк Әлки” филиалы өчен минераль ашламаны Ташбилге базасына ташый башладылар. Бирегә барысы 847 тонна минераль ашлама кайтарылачак. Әлеге ашлама белән иртә яздан самолетлар ярдәмендә басуларны тукландырырга исәплиләр. “Көнчыгыш Әлки” һәм Көньяк Әлки” филиалларында да яңа ашлама кабул итүгә складлар әзерләнгән. Тиздән Әлмәт шәһәре тимер юл станциясеннән ашламаны әлеге филиаллар отрядларына да кайтара башлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International