Яңа мәдәният йортының иркен җылы залында кечкенәләр дә, олырак балалар да, әти-әниләр дә җыелды. Менә балалар ике командага бүленеп сәхнәгә күтәрелделәр. Россия гимны яңгырады. Каратэ буенча берничә мәртәбә район һәм республика ярышлары чемпионы булган Данил Яганев Россия флагын алып керү хокукына ия булды.