Утлы елларны искә төшерделәр

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Егетләр, башка еллардагыча ук, башта Алпар һәм Йолдыз авылларына барып Әфган җирендә һәлак булган Ирек Сөләйманов һәм Владимир  Бурунов каберләрен зиярәт кылдылар. Аннары хәрби конфликтларда һәлак булган әлкилеләр истәлегенә һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше балалар иҗаты йортында үтте: хәрби хәрәкәтләр ветераннарын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, әфган сугышы ветераны Петр Чулков котладылар. Һәлак булган, үлгән сугышчыларның туганнарына  Алинә Кабаеваның хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды. Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International