Александра кёкусинкай каратэ буенча тагы җиңү яулады
2014 елның 18 феврале, сишәмбе
16-17 яшьлекләр (юниорлар) арасындагы чемпионат Түбән Кама шәһәрендә узды. Каратэдагы уңышлары белән райондашларга күптәннән мәгълүм Александра анда абсолют авырлык категориясендә өченче урынны алды. Кызны ярышларга әтисе тренер Вячеслав Филиппов әзерләде.