Базарлы Матак-Мамыклы ягына юлны төзекләндерү өчен 6,4 мең тонна комлы-гравийлы катнашма ташып куйганнар. Ә Алексеевск-Югары Колок юлының 37-44 нче километрын ремонтлау өчен юл буена тау кадәр материал өйделәр – 31250 тоннадан артык ком-гравий катнашмасы чыгарылды.
Кышкы сезонда юлчыларның эшләре тынып торса да, бүген җәмгыятьнең Әлки участогында 157 кеше эшли. Алар нигездә юлларны кардан чистарту, бозлавыкка каршы көрәш белән мәшгуль.