Укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Балалар иҗаты йортында укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция үткәрелде.

 

Аның эшендә укытучылар, методистлар һәм мәктәп җитәкчеләре генә түгел, укучылар да актив катнашты – һәрберсе үзе уйлап тапкан һәм ясаган модель турында сөйләделәр. Конференциядә күрсәтелгән эшләр арасында кыру станогы, металл әзерләү җайланмасы, самокат, маяк, җилкәнле кораб макеты, уенчык ат һәм башкалар бар иде. Югары Әлморза мәктәбе остаханәсендә ясаган “минитрактромобиль” аеруча зур кызыксыну тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International