Әлкилеләр Масленицаны бәйрәм итә

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Демидовка авыл клубы каршында күптән оешкан “Рябинушка” ансамбле Масленица атнасын үткәрүдә актив катнаша. Дүшәмбе – каршылау көне: зур итеп Мсаленица карачкысы ясала, аның алъяпкыч кесәсенә кешеләр үз теләкләрен язып салалар. Сишәмбе – уеннар, бергәләп күңел ачу башланган көн. Нәкъ шул көндә яз белән кыш очраша дип санаганнар борынгылар. Чәршәмбе – тәмлетамак: кияүләр әбиләренә коймак белән сыйлашырга киләләр. Ә пәнҗешәмбедә – күңелле бәйрәм: инде кияүләр әбиләрен кунакка чакыра. Кешеләр җырлап-биеп күңел ачалар. Бу көнне Демидовка клубында “Кич утыру” үткәрәләр. Җомга-шимбә кичләре дә шулай ук күңелле уза.

Иң зур бәйрәм якшәмбедә: гафу итү көне була ул. Масленицаның да “гомере” шул көнне бетә – аны авыл читенә алып чыгып, әйләнә-тирәсендә җырлап-биеп яндыралар. Өйләрдә түп-түгәрәк (кояш символы) тәмле коймаклар пешә. Демидовка халкы урамнарда өстәлләр әзерләп, самаварлар кайнатып кунак көтәләр, бергәләп Масленицаны озаталар. Мондый озын һәм күңелле бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәр башлап йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International