Бу ярышлар 9-15 яшьлекләр арасында уздырылды. Данил Яганев үз яшьтәшләре арасында беренче, ә Яков икенче урынны яуладылар.
Үсмерләр даими рәвештә район үзәгендәге «Алинә» спорт залына килеп йөриләр, җитди рәвештә каратэ белән шөгыльләнәләр. Алар инде берничә тапкыр Татарстан беренчелегендә катнашып призлы урыннар яуладылар. Данил һәм Яков белән тренер Геннадий Вассунов эшли. Аларны чын спортчылар итеп тәрбияләүдә әтиләре Евгенийның да өлеше зур.