Әлки районы пенсионерларына – яңа чаңгылар бүләк иттеләр

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү, аларны спортка җәлеп итү буенча зур эш алып бара. Быел пенсионерлар берничә мәртәбә күмәкләп чаңгы шуарга да чыктылар. Чаңгыларны Базарлы Матак мәктәбеннән алып торалар иде. Пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина үз чаңгыларын булдыруда ярдәм итүен сорап депутат, “Алексеевскдорстрой” берләшмәсе директоры Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать итә. Бик күп мәрхәмәтле эш-гамәлләре белән әлкилеләрнең тирән хөрмәтен яулаган депутатыбыз бу гозерне дә игътибарсыз калдырмый. Пенсионерлар оешмасына бүләк ителгән ботинкалы чаңгылар барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин ителгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International