Алексеевскида Сергей Боровиков истәлегенә волейбол турнирында районыбызның ир-атлар җыелма командасы беренче урынны алды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Безнең волейболчылар турнирда һәр елны чыгыш ясасалар да, мондый өстенлеккә ирешкәннәре юк иде әле. Быел командабыз беренче мәртәбә турнир чемпионы исемен яулады. Уенчыларны ярышларга тренер Әнәс Вәлиев әзерләде. Спортчыларыбыз Алпардан Раил Гайфуллин, Риназ Гайфуллин, Камил Фәсахов, Базарлы Матактан Алмаз Игъламов, Алексей Новиков, Динар Нигъмәтҗанов, Илья Павлов аеруча уңышлы чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International