Якташыбыз Азат Мәҗитовка атказанган энергетик исеме бирелде

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Соңгы елларда Азат Мәҗитов туган авылы Иске Әнҗерәгә күп булышлык күрсәтте. Аның матди ярдәме белән авыл клубына капиталь ремонт ясалды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, авыл зираты ямьсез агачлардан арындырылып, тирә-юне тимер койма белән тотып алынды. Иганәче якташыбыз быел да авылына төрле  ярдәм күрсәтергә ниятләп тора. Азат Мәҗитовны дәрәҗәле исем алуы белән тәбриклибез, игелекле эшләрендә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International