Моны “Лизинг-Грант” программасы кысаларында, отышлы шартларда эшләгәннәр: кран бәясенең 1 миллион сумын Татарстан Икътисад министрлыгы аша биргәннәр, калган 950 мең сумын 3 елга бүлеп түләү мөмкинлеге бар.
Предприятие тиздән канализацияләр өчен бетон боҗралар эшләүгә керешәчәк. Моның өчен материал – ком-гравий катнашмасы, цемент, тимер сетка, арматура әзерлиләр