– Вера Евгеньевна, шундый хәлләр дә була бит: сатып алынган әйбернең сыйфатына дәгъва белдерерлек түгел, әмма ул теге яки бу сәбәпләр аркасында кешегә ошамый. Бу очракта ул аны кибеткә кире тапшыра аламы?
– Кием-салымның төсе, фасоны я размеры буенча туры килмәве ачыклана икән, сатып алучы аны ике атна эчендә кибеткә кире тапшырырга яисә алыштырып алырга хокуклы. Товар чегы булу мәҗбүри түгел. Әмма кире кабул ителми торган товарлар да бар. Әйтик, ашамлыклар, медикаментлар, китаплар һ.б.
– Көнкүреш техникасы сатып алып, ул гарантия срогы узганчы ук сафтан чыкты ди…
– Сафтан чыккан техниканы кире кибеткә тапшырырга кирәк. Анда ул диагностика үткәрү өчен сервис үзәгенә озатыла. Ватылуның җитештерүче гаебе аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучыга яңа товар бирелә яисә акчасы кире кайтарыла.