Педагогик хезмәткәрләргә шифаханәдә ял итәргә тагын 20 юллама бирелгән

2014 елның 14 марты, җомга
Фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты гыйнвар аенда 39 кешене юллама белән төрле шифаханәләрдә ял иттергән.

Февраль-март айларында тагын 20 юллама бирелгән педагогик хезмәткәрләргә. Аларның дүртесе – көньякка, Пятигорскидагы һәм Ессентукидагы ял йортларына. Апрельгә дә 10 юллама алынган инде, алар буенча ялга кемнәр китәсе дә билгеле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International