Электр җиһазларын файдаланганда ут чыкмасын өчен дә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү зарур. Әйтик, электр челтәренә зур егәрлекле берничә электр приборын берьюлы тоташтыру электр челтәренең зур көчәнешенә китерергә һәм янгынга сәбәп булырга мөмкин. Әгәр көнкүреш техникасын розеткага кабызганда яисә сүндергәндә ут чаткылары күрсәгез, техниканы кабызганда розетка җылынса – бу контактларның начар булуы билгесе. Янгын чыгуны булдырмас өчен мондый очракта тизрәк розетканы алыштырырга кирәк.
Шуны истә тотыгыз: предохранительләр кыска ялганышлардан саклыйлар, әмма алар контактларның начар булуы аркасында ут чыгудан сакламый. Көнкүрештә арзанлы розеткалар һәм озынайту чыбыклары файдаланмагыз. Алар янгын чыгу куркынычын күп тапкыр арттыра гына. Хәвефсезлек хакында сүз барганда экономия-ләмәгез, бары тик сертификацияләнгән электрфурнитура сатып алыгыз.
Әгәр теге яки бу электр приборын кабызганда бүлмәдә яктылык аз гына караңгыланып китә икән, бу электр челтәренә артык көчәнеш туган дигән сүз. Күпчелек очракта проблема электр чыбыкларының тиешенчә бөгелмәвендә яисә контактларның начар тартылуында була. Ә бу – янгын чыгу ихтималын искәртүче билге. Мондый вакытта ашыгыч төстә электрикны чакыртырга кирәк. Әгәр инде электр чыбыгы яна башлаган икән, кичекмәстән "01" телефоны буенча янгын сүндерү подразделениесенә хәбәр итегез.