Руслан Шәрапов бокс буенча икенче урын яулады

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Базарлы Матак мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Руслан Шәрапов бокс буенча республика беренчелегендә икенче призлы урын алып кайтты.

1996-1997 елгы үсмерләр арасындагы чемпионат үткән атнада  Казанда узды. Бокс белән кечкенәдән мавыгучы Русланны ярышларга Валерий Шистоков әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International