Юхмачы пекарнясы җитәкчесе эшмәкәр Рафис Ганиуллин III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Икенче көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында осталар һәм һөнәрчеләр җитештергән товарлар, халәл продукция ярминкәсен карадылар. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта булдылар.

Эшмәкәрләр Самара өлкәсенең Гали авылында булып шушы төбәктә авыл туризмы үсеше белән таныштылар.

Рафис Ганиуллин әйтүенчә, эшмәкәрләр җыенында ул үзе өчен күп кенә кызыклы яңалыклар белән танышкан, кирәкле мәгълүмат алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International