Мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Александр Шамышев 5 километрлы дистанцияне беренче булып үтте һәм алтын медальгә ия булды. Унберенче сыйныф укучысы Виталий Казаков өченче урынны яулады.
16 мартта чаңгы ярышлары Нурлат районы беренчелегенә үткәрелде. Аларда Александр Шамышев кабат иң яхшы күрсәткечкә иреште һәм пъедесталның беренче баскычына күтәрелде. Аның тренере Валерий Сидоров.