Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Терлекне йортта чалырга ярамый. 1нче майдан чалу таләбе кертелә
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Авыл кешесе үз көнен үзе күрергә өйрәнгән инде. Колхоз-совхозлар таралгач бигрәк тә: заманча йорт җиткерү, балалар үстерү, аларны укытып, тормышлы, аерым куышлы итү, боларның барысына да акча җиткерү өчен бигрәк каты тырышырга туры килә бит. Монда инде шәхси хуҗалык, терлек-туар асрап авыр хәлдән чыксаң гына. Һәм күпләр шулай итә дә: берничә баш терлек симертә, аны иткә суеп, акча эшли. Ансат түгел, әмма җаена төшенгәч, “түзәрлек”. Тик, авыртмаган башка тимер таяк, дигәндәй, яңа таләп-кайгыдәләр кабул ителә тора. 1 майдан томожня берлегенең “Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы турында” техник регламент эшли башлый. Һәм сатырга дигән терлекне махсус урыннарда, ветеренар күзәтүе астында гына бугазларга рөхсәт ителәчәк. Ул махсус мәйданчык дәүләт теркәве үткән булырга тиеш. Ә суеп эшкәртелгән иткә ветеринария сертификаты бирелә.
Безнең районда терлек чалу өчен махсус мәйданчы юк, билгеле. Әмма, районның баш ветеринария табибы Рафик Галләмов әйтүенчә, шундый мәйданчык төзү өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Терлек чалу объекты торак пунктлардан ким дигәндә 300 метр ераклыкта төзелә. Аның территориясе әйбәтләп тотып алына. Мәйданчыкка керү-чыгу урыннарында дезинфекцияләү барьерлары булдырыла. Анда терлекләрне суйганчы асрау һәм ветеринар карау үткәрү өчен махсус урын каралырга чалу һәм эшкәртү урыннары тиешле таләпләргә (ә алар шактый күп һәм катгый) җавап бирергә тиеш. Шулай ук су, канализация булу да шарт.
Билгеле, мондый корылманы төзү шактый кыйммәткә төшәчәк, әмма шунсыз авыл кешесе үстергән терелеген сата алмаячак. Әле бит ул мәйданчыкка терлекне алып килү, хезмәтләр өчен түләү дә - аерым мәсьәлә. Инде, таләпләргә буйсынмыйча гына суеп сатырга җыенсаң, штраф салуларын көт тә тор: эшмәкәрләргә ул 20-30 мең сумга чаклы, ә юридик затларга 5-10 тапкыр артык. Таләпләр үтәлешен Россельхознадзор белгечләре күзәтеп торачак. Нишләргә? Тагын шул арзан бәягә терлек җыеп йөрүчеләргә биреп җибәрергәме зур хезмәт куеп үстергән үгезеңне я дуңгызны.
Р.S. Үз кирәгең өчен генә булса, терлекне йортыгызда да чалырга ярый. Бу таләпләр кош-корт асраучыларга да кагылмый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз