Интернатта яшәүчеләргә бәйрәм концертлары, күчтәнәчләр, бүләкләр

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Башта Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары зур концерт күрсәттеләр. Аннары өлкәннәр бик яратып район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын карадылар, алар алып килгән күчтәнәчләргә дә сөенештеләр. Демидовка авыл клубыннан "Рябинушка" ансамбленең бәйрәмчә чыгышы өлкәннәргә шәп кәеф бүләк итте. Хлебодаровка мәктәбеннән укучылар концерты, балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре әби-бабайларның ятим күңелләрен юатып җибәрде. Бу коллективлар җитәкчеләре Луиза Абдрахмановага, Рәсимә Гайфуллинага, Дмитрий Туровка, Анна Локтевага рәхмәтләр әйттеләр хуҗалар.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллиннан интернат-йортка 50 мендәр китергәннәр. Ә район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин интернат түбәсен кардан чистарту өчен махсус транспорт җибәргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International