Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Корбаннары саны буенча туберкулез йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала
2014 елның 21 марты, җомга
– Хәзерге вакытта туберкулезның актив һәм актив булмаган төрләре белән авыручы 75 әлкиле исәптә тора бездә. Узган елда туберкулез белән авыруның 18 яңа очрагы ачыкланды. Алар арасында 2 бала да бар – бусы бигрәк тә борчый,–дип башлады сүзен Алмаз Фәйзрахман улы.
Аның әйтүенчә, яңа авыруларның 15 ен (шул исәптән 2 баланы да) профилактик тикшерү нәтиҗәсендә ачыклаганнар, өчесе табибларга мөрәҗәгать иткәннән соң үзенең авыру икәнлеген белгән. Безнең районда авыручылар саны уртача республика күрсәткечләрен күпкә узып киткән – 100 мең кешегә 90,4 не тәшкил итә (Татарстан буенча 41,7).
– Алмаз әфәнде, гадәттә туберкулезны социаль авыру дип атыйлар, аның белән күбрәк имин булмаган, тәртипсез тормыш алып баручылар авырый, диләр. Бу фикер дөресме соң? Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар туберкулез белән авырмаячакмын, дип ышанып тора аламы?–дигән сорауга районның баш санитар табибы мондый җавабы белән сагайтты:
– Мондый фикер күптән искерде инде! Үз гомеребездә без туберкулез инфекциясе белән күп тапкыр очрашабыз, әмма организмыбыз аңа безне җиңәргә ирек бирми, туберкулез таякчыкларын җиңеп килә. Әмма стресс, башка авырулар, начар шартлар фонында Кох таякчыклары "уянырга" һәм үрчи башларга, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.
Күп кенә учреждениеләрдә үз хезмәткәрләренең ел саен флюорография үтүен таләп итәләр.
– Дөрес эшлиләр дә! Чөнки безнең районда туберкулез белән авыру дәрәҗәсе бик югары, иминлек баскычын күп узган. Әле алты ай саен тикшеренеп торучылар да кайчак авырып китә.
Туберкулез – мәкер авыру дидек. Аны китереп чыгаручы таякчыклар җылыга һәм салкынга, яктыга чыдамлы, берничә ай, хәтта ел тик кенә ятып, сакланырга мөмкин икән.
– Алмаз Фәйзрахманович, бу авырудан ничек сакланырга соң?
– Барысы да бик гади: шәхси гигиена, дөрес туклану, даими рәвештә медицина тикшерүе үтү һәм зарарлы гадәтләрдән арыну, аларга бирешмәү. Ә балаларны саклауда шуның өстенә прививкалар зур әһәмияткә ия, чөнки алар кеше организмына микробактерияләргә каршы торуда ярдәм итәләр,-дип әңгәмәбезне тәмамлады Алмаз Абзалов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз