Фотовидеофиксация җайланмасы бер көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 160 очрагын теркәгән

2014 елның 21 марты, җомга

Базарлы Матакның Крайнов урамына куелган фотовидеофиксация җайланмасы бер көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 160 очрагын теркәгән.

Мәгълүм булганча, тизлекне тиешледән минималь күләмдә арттырган өчен дә иң азы 500 сум штраф каралган. Күчереп йөртелә торган әлеге прибор атна саен район юлларында  автомобиль хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 500-600 очрагын теркәп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International