Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Армиядә хезмәт итү – егетлек билгесе
2014 елның 25 марты, сишәмбе
–Язгы чакырылышны тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрү өчен тиешле чараларны күрәбез: 21 кеше хәрби учеттагы белгечлек буенча Чистай укыту үзәгендә әзерлек үтте. Тагын 21 кешегә хәрби серлелекнең төрле формалары буенча документлар әзерләдек,–ди район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.
Әйе, хәрби комиссариатларда кызу чор башлана: 1 апрельдән биредә медицина һәм чакыру комиссияләре эшли башлаячак. Барлыгы 270 егет шушы комиссияләрне үтәргә тиеш.
–Хәрби хезмәткә араларыннан иң яхшыларын сайлап алып җибәрәбез. Шөкер, армиянең абруе үсә, анда хезмәт итүгә мөнәсәбәт тә нигездә уңай. Шуңа күрә хәзер чакырылыш планан үтәүдә бернинди кыенлыклар да юк. Чөнки егетләрнең күбесе армиягә китәргә атлыгып тора,–ди Виктор Павлович.
Билгеле, яшьләр арасында төрлесе бар. Хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр дә очрый. Андыйларга каршы чаралар күрелә, билгеле. Көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча 2 егеткә каршы җинаять эше ачылган, берсенең эше хәтта судка ук җиткерелгән. Сәбәпсез армиядә хезмәт итмәгәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә алуны тыючы 170 нче Федераль закон да үзенекен эшләгән, билгеле – егетләр хәрби хезмәткә җаваплырак карый башлаганнар.
Медицина комиссиясен үтәүчеләрне кайбер яңалыклар көтә: армия хезмәтенә яраксыз дип санарга сәбәп булырдай авырулар исемлеге кыскартылган. Әйтик, көз көне ниндидер авыру сәбәпле армиягә алмаган булсалар, язгы чакырылышта алырга да мөмкиннәр. Бу авырулар исемлеге медицина комиссияләренә җиткерелгән.
–Мине кайбер яшьләрнең интеллект дәрәҗәсе бик түбән булу борчый. Медицина комиссиясендә психиатр белән әңгәмә вакытында гап-гади сорауларга җавап бирә алмаучылар, бишне алтыга тапкырлый белмәүчеләр очрый. Андыйларга, билгеле диагноз куела. Һәм шуның белән яшьләрнең киләчәге чикләнә. Мондый диагнозны кую ансат, әмма котылуы бик авыр. Бигрәк тә Югары Колчурино, Юхмачы мәктәбен тәмамлаган егетләрнең белем дәрәҗәсе түбән, –дип борчыла хәрби комиссар.
Ул шулай ук контрактлы хезмәт турында да сөйләп үтте. Быел ким дигәндә 13 әлкилене шундый шартларда хезмәткә үгетлисе икән. Ә шартлар начар түгел – булган льготаларга тагын торак сатып алырга субсидия бирү мөмкинлеге өстәлгән.
–Аның күләме Мәскәү бәяләре белән исәпләнә һәм кайбер очракларда дистә миллион сумнан артып китә,–диде Виктор Павлович һәм кызыксынучыларга Саклану министрлыгының рәсми сайтына кереп, кирәкле белешмә алырга киңәш итте.
… Кырымдагы, Украинадагы соңгы вакыйгалар илебезнең һәм, әлбәттә армиябезнең көчен һәм абруен күрсәтте.
–Әгәр Россия Кораллы Көчләре куәтле, заманча коралланмаган булса, вакыйгалар бөтенләй бүтән юлдан китәргә мөмкин иде бит. Яшьләребез шундый армиядә хезмәт итүне дәрәҗә санасын һәм моңа лаек булсын иде,–дип тәмамлады әңгәмәбезне район хәрби комиссары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
10
май, 2026 ел
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
май, 2026 ел
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
Депутат Морозов сугышта катнашучыларның тол хатыннарын котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз