Татар телен өйрәнергә теләүчеләр моны “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә эшли алалар

2014 елның 25 марты, сишәмбе
“Ана теле” онлайн-мәктәбенә тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә дөньяның теләсә нинди ноктасыннан кереп “укырга” була. Моның өчен http://anatele ef.com сайтына кереп теркәлергә кирәк. Әлеге проектта татар теленең төп грамматика кагыйдәләренә төшенергә, җөмләләр төзергә өйрәнергә, сүзләр запасы тупларга, ә иң мөһиме, татар телендә сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Бүген “Ана теле” online-мәктәбе кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм, 5 меңнән артык аудиоролик һ.б. төшерелгән.

“Ана теле” өйрәтү проекты турындагы мәгълүмат республика Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында (http://mon.tatarstan ru//ana reie hrm) урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International