Базарлы Матакта янгын. Бер кеше һәлак булды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Ут чыгу турында район янгын сүндерү частенә иртәнге сәгать биштә хәбәр итәләр.

–Иртәнге якта атуга охшаган тавышларга уянып киттек. Фейерверк аткан сыман, тәрәзәдән яктылык бөркелә иде. Йөгереп урамга чыксак, күршедәге ике фатирлы йортны ут камап алган иде инде,–ди күрше йортта яшәүче урта яшьләрдәге ханым.

Янгын сүндерү машиналары тиз арада урынга килеп җитәләр. Утка күрше биналарга күчәргә ирек бирмичә, ярты сәгатьләп вакыт эчендә янгынны сүндерәләр. Әмма йорттагы ике фатир да яшәргә яраксызга әйләнгән була инде. Ут чыккан фатир эчендә 1957 елгы Виктор Шестаковның үле гәүдәсе табыла.

–Әлегә янгынның сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү бара,–диделәр безгә район янгын сүндерү частендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International