Табигатьне саклауга багышланган “Парклар маршы” халыкара акциясе башланып китте

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Быел аның девизы – “Су тормыш өчен–тере табигатьтә”. Гадәттә бу акциядә район мәктәпләре актив катнаша, укучылар аның төрле номинацияләрендә җиңеп тә чыгалар. Әйтик, үткән елда Чуаш Борнае мәктәбеннән Степан Углевның “Кошлар җыелышы” дигән эше Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломына лаек булган иде. Быел да Спас дәүләт табигый тыюлыгы балалар рәсемнәренә, иҗади эшләренә һәм фоторәсемнәргә конкурс игълан итә. Җиңүчеләрне бүләк көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International